60 ел бергә торган Гимаевлар гаиләсен Чубар-Абдул авыл җирлеге башлыгы Фәтхетдинов Нияз Әдгать улы, Азнакай муниципаль районы авыл хуҗалыгы башлыгы котлады. Шушы күркәм бәйрәм белэн Хазиәкбәр абый белән Назимә апаны коллегалары, дуслары һәм туганнары да тәбрикләде. Икесе дә шул авылда туып, колхозда эшләп , лаеклы ялга чыга. Эч бала үстереп, әле дә жәмәгать эшләрендә актив катнашып яши алар. Авыл халкы бу гаиләне хөрмәтли, ә яшьләр исә , үрнәк ала.