ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2019 ел
якшәмбе

       2018 елда Россия Федерациясенең профсоюз хәрәкәте 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы ГХАТ Идарәсе һәм "Тантаналар сарае" МАУ профсоюз комитеты рәисе Эльвира Вильнюс кызы Фазлыева Мәскәү шәһәре Профсоюз Үзәк Комитетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

      Коллегабыз Эльвира Вильнюсовнага эшендә уңышлар телибез һәм аны ихластан котлыйбыз! 

Николай Петровичны юбилее белән котларга якыннары һәм туганнары килгән иде. Аның Антоновкада яшәүче апасы Мария Петровна да инде күптән туксан яшен тутырган. Сеңлесе Аннаның да  туксан яшьлек юбилее якынлашып килә. Әнә шундый алар, үткән елларга бирешмичә, башкаларга үрнәк күрсәтеп яшәүче Ереминнар. Балалары һәм оныкларының горурлыгы алар!

 

Әтнә муниципаль районы Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Латыйпова Фагыйлә Латыйп кызына 17 февраль көнне 90 яшь тулды. Латыйпова Фагыйлә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы хакимиятенең аппарат  җитәкчесе, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Латыйпова Фагыйләнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әмиров Сания 90 яшь тулу уңаеннан якыннары һәм туганнары исеменнән ихлас котлаулар, истәлекле бүләкләр кабул итте. Шулай ук юбилярны котларга район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде. Ул аңа Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләк тапшырды.

Сания апага гомер юлында күп авырлыклар күрергә, кайгы-хәсрәтләрне кичерергә туры килә, иртә әти-әнисез кала. Сугыштан соң Сания апа Апаз егете Баязитка кияүгә чыга. Алар алты бала тәрбияләп үстерәләр.


16
февраль, 2019 ел
шимбә

2019 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ачык ишекләр көне уздырылды. Бу көнне бүлек белгечләре гражданлык хәле актлар теркәү, актлар язуына үзгәрешләр (төзәтүләр) кертү сораулары буенча, кабат таныклык, архив справкалары буенча сорауларга җавап бирү эше уздырылды. Туачак гаиләләргә язылышуга гариза бирүнең тәртибен аңлату буенча консультация бирелде, шулай ук язылышу тантанасының ничек алып барылуы белән таныштырдылар. Дәүләт салымын түләгәндә, төрле белгчеләргә кабул итүгә язылган ваыктта инфомат белән эшләү тәртибе күрсәтелде.

16 февраль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсебелгечлэре булачак  парлар өчен туй инструктажы уткәрделәр.

2019 елның 16 февраль көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында яшь парлар өчен ««Юнона»Булачак гаилә мәктәбе» программасы буенча дәрес узды.

Урта Курса авылында яшәүче Дания Абдуллина балалары һәм оныклары янәшәсендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгының Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Тормыш авырлыкларын кичергән олы яшьтәге хатын-кызлар өчен мондый хөрмәт зур мәгънәгә ия.


15
февраль, 2019 ел
җомга

         2019 елның 15 февралендә «Әтиләр Берлеге» Чаллы бүлекчәсе инициативасы белән Тантаналар сараенда гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү өлкәсендәге проектларны үстерү мәсьәләсе буенча Удмуртия күрше Республикасыннан килгән коллегалар белән эшлекле очрашу узды. Удмуртия делегациясе составында Удмуртия Республикасының Завьялов районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, социаль хезмәтләр, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре катнашты.

2015 елның сентябрендә “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Казан шәһәренең Балалар хосписында дәваланучы авыруларга ярдәмгә акча туплау өчен куб урнаштырылды.

15 февральдә балаларда рак авыруы белән көрәшү көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты – халыкның шушы зур проблемага игътибарын юнәлтү һәм бу авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен истә тоту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International