22 февраль көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары – сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты. Гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде.
2019 елның 23 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә рәсми рәвештә 8 яшь пар үзләренең никахларын теләделәр.
Һәр елны Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан әтиләргә якыннары котлау сүзләрен җиткерә. Ир-атларга итагатьле, игътибарлы булу һәркемнең изге бурычы. Кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән әтиләребезне сөендереп яшәргэ тиешбез. 22 февраль көнне ГХАТ бүлегенә Зәй шәһәренең 3 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары чакырылды. ГХАТ бүлеге белгечләре балаларга гаиләдә әтиләрнең роле турында сөйләделәр.
Балалар әтиләре турында бик теләп шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук хәрби тематикага машиналар, китаплар, рәсемнәр күргәзмәләре оештырылды. Чара ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар.
2019 елның 22 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда бәйрәм алды атмосферасы хөкем сөрә. Ватанны саклаучылар көне алдыннан егет - хәрби хезмәткәр Дмитрий Милиев үзенең яңа сайланган Елена белән никахларын теркәде. Кияү хәрби формада, ә кәләшнең янында әкияти принцесса кебек бик лаеклы һәм затлы булып күренә. Бәйрәм белән!
2019 елның 21 февралендә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Сер түгел – туган тел бит ул кеше уеның сурәте, күренеше һәм халыкның культурасы. Шуңа күрә дә, тел халыкның байлыгы булып тора. Барлык булган телләрне саклап калуның ачкычы булып телне хөрмәтләү һәм аны санлау тора. Кешенең исеме кебек үк тел туганнан алып ана теле белән формалаша. Шунлыктан Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре бу көнгә аерым игътибар бирде. Бу көнне ГХАТ бүлегендә өч пар үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәде. Язылышу тантанасы яшь парларның туган телләрендә - татар һәм рус телләрендә уздырылды. Өйләнешүчеләр дә, килгән кунаклар да тантанадан күтәренке кәеф алдылар.
Никахлашу Сараена Россиянең яшь килделәр. Яшь парларга Россия паспортын тапшыру мизгеленең мөһимлеген һәм тантаналылыгын уртаклашырга аларның әниләре һәм әтиләре, авыл җирлекләре башлыклары килде.
Паспортларны тапшырганда Яңа Чишмә районы полиция начальнигы Эдуард Алексеевич Жирнов документка сакчыл мөнәсәбәттә булуларын, сәламәтлек, уңышлар, тыныч күк йөзе һәм игелек теләде.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 2019 елның 22 февраленда Чистай никахлашу сарае 14 яшькә җиткән Россиянең яшь гражданнары, аларның ата- аналары, әби- бабайлары, педагоглары өчен ишекләрне киң итеп ачты. Бирегә алар бик мөһим бер вакыйгага - паспортлар тапшыру тантанасына җыелдылар.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Дәүләт архивы туплау чыганаклары – оешмаларының архивлары арасында түбәндәге бәйгеләр үткәрә:
- «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерцияле булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы»;
- "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы".
22 нче февраль көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2019 нчы елда ана капиталының беренче сертификатлары тапшырылды. Гаилә бюджетын барлыгы 10 гаилә тулыландырды.
Бәйрәмнең “сәбәпчеләре” – 7 малай һәм 3 кыз булды. Иң яшь әни 23 яшендә ул һәм кызның бәхетле әнисе - Ульяна Юрина иде, иң өлкән әни 39 яшендә икенче бала туу шатлыгын татыган Наталья Ушакова.
Бүген «Казан» Гаилә үзәгендә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына беренче паспорт тапшыру тантанасы узды. Чара Ватанны саклаучылар көне алдыннан узды.
Тантанада мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча 7нче Гагарин идарәсенең полиция бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Антон Губачев һәм отставкадагы полиция полковнигы, хәрби хәрәкәтләр ветераны, 1нче класслы хәрби очучы Фларит Мәүлеткулов котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар.