2019 елның 26 февралендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яңа туган 12 сабый теркәлде. Алар арасында өч һәм хәтта дүртенче балалары туган дүрт гаилә дә бар. Бу чынлап та нык, тату гаиләләр, аларда бала туу зур шатлык һәм көтеп алынган могҗиза булып тора.
Бөгелмәлеләр Юлия һәм Алексей Паровициннар гаиләсендә дүртенче бала Василиса көтеп алынган кыз. Василисларның өч өлкән абыйсы Даниил, Богдан һәм Гордей үсеп килә.
2019 елның 25 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 29 нчы мәктәпнең бишенче һәм 34 нче гимназиянең алтынчы сыйныф укучылары өчен " Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дигән чираттагы дәрес узды.
Февраль аенда туй - гаилә бәхете һәм иминлек бәйрәме. Халык февраль аенда төзелгән никахның гаилә тормышы өчен менә дигән башлангыч булуына ышана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, февраль туйлар өчен бик уңышлы ай. Бу айда язмышларын бергә бәйләгән яшь парлар бер-берсе белән үзара аңлашу, тугрылык һәм килешеп яшәячәк. Ирле-хатынлы Сергей һәм Екатерина Ивановлар Аксубай муниципаль районының беренче февраль гаилә пары.
Мансур Әхмәт улы һәм Гөлфинур Хәйрулла кызы Харчиннар, Ринат Фәрхи улы һәм Нурания Гильмулла кызы Зәйнуллиннар гаиләләре кулга кул тотышып, кайгы-шатлыкны бүлешеп 50 ел гомер итәләр. Зәйнуллиннар гаиләсе хезмәт юлларын Кукмара итек фабрикасына багышлаганнар, ике бала үстергәннәр, оныклар тәрбиялиләр. Мансур Әхмәт улы 40 ел итек фабрикасында эшли, Нурания Гильмулла кызы почтада хезмәт куя. ГХАТ бүлеге җиәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы, ветераннар советы рәисе белән бергәлектә алтын юбилярларны өйләренә барып котладылар. Юбилярларга истәлекле бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды, исемнәре районның Мактау китабына кертелде. Теләкләргә һәм котлауларга Кукмара итек фабрикасының профсоюз вәкиле Кисиль Ирина Юрьевна да кушылды.
Буа районының Иске Суыксу авылында 50 ел бергә гомер итүчеләрне тәбрикләделәр. Агымдагы елда биш пар үзләренең алтын туйларын билгеләп үтәләр.Парларны котларга район хәкимияте вәкилләре, балалары, оныклар, туганнар һәм дуслар җыелдылар. Алар өчен иң матур, җылы сүзләр, җырлар яңгырады. Бу бик тә матур күнел бәйрәме булып узды.
Зәй муниципаль районында 50 нче бала тууы теркәлде. Ул 2019 нче елның 23 февралендә туган Компаниец Анастасия Владимир кызы. Анастасия әтисе Владимир Сергей улының һәм әнисе Екатерина Сергей кызының икенче баласы. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә Вячеславнын әтисен котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.
Мамадыш муниципаль районының Башкарма комитеты каршындагы ГХАТ бүлеге өр-яңа проект игълан итә. Биредә башкалабызның Гаилә үзәге теләктәшлеге белән “Гаилә өчен остаз мәктәбе”- "Школа семейного наставничества" дип исемләнгән проект старт алачак. Әлеге чара кысаларында яңа гаилә гаилә корган мамадышлылар өчен бу өлкәдә тәҗрибәле спикерлар белән очрашулар, ачыктан-ачык аралашулар үткәреләчәк.
Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авылында яшәүче Хәбибуллина Найлә Хәбибулла кызына 24 февраль көнне 90 яшь тулды. Хәбибуллина Найлә озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы хакимиятенең аппарат җитәкчесе, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Хәбибуллина Найләнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2019 елның 22 февраленда Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2019 елның өч йөзенче пары үзенең никахын теркәде. Бу бәхетле пар – Гарькавый Александр һәм Диляра!
Аларга мәхәббәттә һәм иминлектә, бер – берсенә гаилә җылысын бүләк итеп, озак еллар яшәргә телибез!