Баулы районы ГХАТ бүлегендә Гаилә дәресе үтте. Бу очрашу “Ныклы гаилә” проекты кысаларында оештырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Г.Р.Нигъмәтуллина 2019 елның 15 июнендә Удмуртия республикасының Воткинск шәһәрендә «Сабантуй» халык бәйрәмен бәйрәм итүдә катнашты.
«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының ГХАТ бүлеге 2019 елның 15 июнендә Лениногорск шәһәренең 2 нче мәктәп яны лагерында ял итүче балаларга ишекләрен ачты.
Җәй-туй тантанасын үткәрү өчен бик матур вакыт. Җәйге туй өчен теләсә кайсы стиль һәм тематика туры килә, чөнки елның җылы вакытында күп кенә идеяләрне тормышка ашыру күпкә җиңелрәк.
Бөтендөнья әтиләр көнендә, 2019 елның 15 июнендә, Яр Чаллы шәһәрендә сабыйларны тантаналы рәвештә язып чыгару булды. Бу көнне әтиләргә бүләкләр бирелә һәм бәйрәм оештырыла.
2019 елның июнендә 11 числосында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Чистай шәһәренең 5-нчы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.
2019 елның 14 июнендә Елизавета Михайловна һәм Петр Иванович Меньшаевлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Алар 1964 елның маенда туганнарының гаилә тантанасында танышалар.
2019 нчы елның 13 нче июнендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Мамадыш шәһәре мәдрәсәсе каршында эшләүче җәйге лагерьда ял итүче балалар өчен экскусия үткәрелде.
Россия көнен бәйрәм итү көннәрендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә өч никах теркәлде.
«Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре «алтын» юбилярларны Матвеевларны котладылар! Бүген Юрий Федорович һәм Людмила Викторовна гаилә тормышының 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу искиткеч, данлыклы һәм сирәк бәйрәм!