Ачык ишекләр көне

2019 елның 15 июне, шимбә

«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының ГХАТ бүлеге 2019 елның 15 июнендә Лениногорск шәһәренең 2 нче мәктәп яны лагерында ял итүче балаларга ишекләрен ачты. Очрашу башында ГХАТ бүлеге белгече Елена Трошихина Никахлашу сарае буйлап күзәтү экскурсиясе үткәрде. Балалар зур залда булдылар, кунаклар ролендә үзләрен тойдылар, кияү һәм кәләш бүлмәләрен карадылар, рәхәтләнеп һәр бүлмәдә фотога төштеләр, чара бүлек биналарына, эш кабинетларына, архивка экскурсия белән дәвам итте. Балалар Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы ГХАТ бүлеге тарихы белән һәм эшчәнлекнең төп юнәлешләре белән таныштылар. Экскурсия ахырында кунаклар ЗАГС хезмәткәрләренә кызыклы әңгәмә һәм әлеге очрашуда алган файдалы белемнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International