Бөгелмә шәһәрендә зөбәрҗәт туй

2019 елның 14 июне, җомга

2019 елның 14 июнендә Елизавета Михайловна һәм Петр Иванович Меньшаевлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Алар 1964 елның маенда туганнарының гаилә тантанасында танышалар. Петр шунда ук яшь һәм чибәр кызга игътибар итә һәм аны кинога чакырырга кыюлыгын җыя. Елизавета Петрга бик ошый һәм ул берничә көннән үк кызның әти-әнисеннән аның кулын сорарга килә. Яшьләр Солдат Письмянкасы авыл Советында язылышалар.

Парлар 55 ел тату гомер кичерәләр. Юбилярларының көләч йөзләренә карап, аларның гаилә бәхете сере бер-берсен бәяли һәм аңлый белүдә икәнлеге, тормышның барлык күренешләрен дә ярата белергә кирәклеге аңлашыла. «Мин Петрым белән таш стена артында кебек», - ди Елизавета Михайловна горурлык белән.

Петр Ивановичның «Татнефтегеофизика»да зур хезмәт стажы бар.  Алар ике ул, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта 10 оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр. Алар зур һәм уңайлы йортларын да үзләре төзеп кергәннәр. Анда бервакытта да кунак өзелми, җылы һәм уңайлы.

Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярларны истәлекле даталары белән котладылар, нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Традиция буенча юбилярлар Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гаиләләре китабында үз имзаларын калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International