Әлмәт шәһәрендә 400 яшь парның туй көне

2019 елның 15 июне, шимбә

Җәй-туй тантанасын үткәрү өчен бик матур вакыт. Җәйге туй өчен теләсә кайсы стиль һәм тематика туры килә, чөнки елның җылы вакытында күп кенә идеяләрне тормышка ашыру күпкә җиңелрәк.

Әлмәт шәһәрендә туйлар сезоны дәвам итә. Җәй көне туй иң популяр, чөнки ул күпләрнең балачактан ук яраткан ел фасылы.

Бүген, 2019 елның 15 июнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 400 нче пар,  Карпов Дмитрий Сергей улы һәм Ишмөхәммәтова Лиана Рөстәм кызы, никахларын теркәде.

ГХАТ идарәсе белгечләре яшьләрне никахлашу көне белән котладылар.

Кадерле яшьләр! Сезнең мәхәббәтегез наз белән тулы булсын. Бер-берегезне яратыгыз һәм сабыр булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International