Россия көнен бәйрәм итү көннәрендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә өч никах теркәлде. Яңа өйләнешүчеләр билгеләп үткәнчә, бу көн очраклы гына сайланмаган, чөнки илебез билгеләп үтә торган көн алдыннан яңа гаилә барлыкка килүе шатлыклы вакыйга. Бу көнне яшьләр адресына бик күп җылы сүзләр котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Кунакларга һәм яшь парларга сувенир флаглар триколорлар тапшырылды.