2019 нчы елның 13 нче июнендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Мамадыш шәһәре мәдрәсәсе каршында эшләүче җәйге лагерьда ял итүче балалар өчен экскусия үткәрелде.
Экскурсия ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге белән таныштырудан башланды. Залда утыручы балалар игътибарында төрле елларда төзелгән акт китаблары үрнәк итеп күрсәтелде.
Укучыларны аеруча узган елның статистик мәгълүматлары кызыксындырды. Иң яшь ана-ата, кияү һәм кәләш, районда аерылушу сәбәпләре рейтингы – бер мәгълүматта читтә калмады.
ГХАТ бүлеге белгече тарафыннан әйтелгән бәхетле никах һәм гаиләнең асылларын балалар бик игътибарлап һәм кызыксынып тыңладылар. Дәрес ахырында барлык катнашучылар рәхмәтләрен, янәдән очрашуга өметләрен җиткерделәр.