ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

8 июль көнне илебез җәмәгатьчелеге Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтте

Бәйрәм тантанасында нәкъ 8 июль көнендә үзләренең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтуче парыбыз Гергий Яков улы һәм Роза Әсләх кызына 55 еллык гомер бәйрәмнәре уңаеннан район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф.Нурлыева район Башлыгы Э.Н.Фаттаховның котлау хатын, истәлек бүләкләрен тапшырды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен Базарлы Матактагы Ана даны паркында билгеләп үтте район. Мондый бәйрәм уздыру өчен бик тә җайлы бу парк – иркен сәхнәсе дә, утырыр урыннары да, бала-чага өчен уен мәйданчыгы да бар.  

Ел саен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә шәһәр ГХАТ бүлекләрендә традиция буенча аншлаг. Иң беренче кунаклар булачак яшь парлар - Александр һәм Анастасия, алар яшь гаилә төзергә һәм ГХАТ бүлегенә гариза бирергә карар кылганнар.

Традиция буенча, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә " Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында зур бәйрәм чарасы узды.

8 июльдә Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында татар артистлары катнашында зур концерт булды. 35 һәм 50 ел тату гомер кичергән, төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт куйган, лаеклы балалар тәрбияләгән һәм хәзер оныкларын үстерергә ярдәм итүче парлар зур игътибарга һәм хөрмәткә лаек булдылар.

8 июль илебездә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтелә. Бу уңайдан Сатмыш авыл клубында 63 ел буе иңне иңгә куеп, сынаулы юлларны бергә үтеп, шатлыкларны бергә уртаклашып, бер-берсенә терәк-ышаныч булып яшәүче Касыйм абый белән Мәгъфүзә апа Сәбирҗановлар гаиләсен тәбрикләргә җыелды.

8 июль көнне шәһәребезнен М. Җәлил исемендәге паркта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы уздырылды. Районыбызда 45, 50, 55 ел һәм аннан да озаграк бергә гомер иткән берничә гаилә чакырылган иде.

Әлеге бәйрәм Россиядә гасырлар буе гаилә һәм тугрылык үрнәге булып саналган Петр һәм Феврония истәлегендә багышлана. Тантаналы чарада район башлыгы Н.А. Вазыйхов, башкарма комитет җитәкчесе Р.М. Загидуллин, социаль мәсәләләр буенча урынбасар Е.В. Сороковнина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Е.Т. Халикова катнашты.

Бала туу-гаиләдә иң шатлыклы вакыйга. Ничә айлар көткәннән соң ата-ана булу бәхетен татыйсың. Кама Тамагы штп. яшәүче Самат һәм Кадрия Саттаровлар гаиләсендә 2019 елның 2 июлендә бәхет өстенә бәхет өстәп ир бала-Ришат дөньяга килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International