Әлеге бәйрәм Россиядә гасырлар буе гаилә һәм тугрылык үрнәге булып саналган Петр һәм Феврония истәлегендә багышлана. Тантаналы чарада район башлыгы Н.А. Вазыйхов, башкарма комитет җитәкчесе Р.М. Загидуллин, социаль мәсәләләр буенча урынбасар Е.В. Сороковнина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Е.Т. Халикова катнашты. Озак еллар матур гаилә булып яшәүче күп балалы Мәннәф һәм Резедә Сабирҗановларга «Мәхәббәт һәм тугрылын» медале тапшырылды. Шулай ук күп балалы спортта актив катнашучы Илшат һәм Венера Зиятдиновлар, 50 елдан артык, матур гаилә булып яшәүче Сәфәргали һәм Дания Нигмәтҗановлар, үрнәк гаилә Владимир һәм Гөлфия Таловлар тантананың хөрмәтле кунаклары булдылар.
Яшь балалы гаиләләр «Коляскалар парады, Тиз үрмәләүче, Беренче адымнар» конкурсларында катнаштылар. Бәйрәм «Нык гаилщ –нык дәүләт» дигән программа астындагы конөерт белән төгәлләнде.