Апас районында «Гаилә, мәхәббәт хәм тугрылык көне» билгеләп үттеләр

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

8 июль илебездә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтелә. Бу уңайдан Сатмыш авыл клубында 63 ел буе иңне иңгә куеп, сынаулы юлларны бергә үтеп, шатлыкларны бергә уртаклашып, бер-берсенә терәк-ышаныч булып яшәүче Касыйм абый белән Мәгъфүзә апа Сәбирҗановлар гаиләсен тәбрикләргә җыелды.

 Бу гаилә районда да авылда һәркем өчен үрнәк булырлык. Хезмәт сөеп, әти-әниләрен хөрмәтләп яшәгән, 5 балага гомер бүләк итеп, чын кешеләр итеп тәрбияләгән   Сәбирҗановларга сокланмый мөмкин түгел. Бүген бирегә килгән һәркем аларга олы ихтирамын белдерде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина Касыйм абый белән Мәгъфүзә апа Сәбирҗановларга олы хөрмәт белән «Мәхәббәт һәм тугрылык» медален һәм Грамота тапшырды, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатын җиткерде. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина соклануын белдереп, ихлас теләкләрен юллады. Газиз әти-әниләрен котларга килгән балалары, онык-оныкчыклары мәңге яшәүләрен теләп, ихлас теләкләрен ирештерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International