Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен Базарлы Матактагы Ана даны паркында билгеләп үтте район. Мондый бәйрәм уздыру өчен бик тә җайлы бу парк – иркен сәхнәсе дә, утырыр урыннары да, бала-чага өчен уен мәйданчыгы да бар. Бәйрәмне район башлыгы Александр Никошин котлау сүзләре белән башлап җибәрде һәм болай диде: Бүген бирегә күпләргә үрнәк, тәр-типле гаиләләрне чакырдык. Бер- берсен озак еллар хөрмәт итешеп, тугрылык саклап яшәгән бу гаиләләрдә балалар да акыллы, эш сөючән булып үсә. Ел саен Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районның бер гаиләсен “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләклиләр. Быел бу бүләккә Юхмачыдан Раиса Тимофеевна белән Николай Владимирович Романовлар лаек булды.Менә алтмыш ел инде алар уртак тормыш сукмагыннан кулга-кул тотышып атлыйлар. Икесе дә гомер буе намус белән эшләгән, туган ягыбыз үсешенә үз өлешләрен керткән, шуның өстенә ике бала үстереп, авырлыкларны да, сөенечен дә уртак итеп яшәгән. Бу сабыр, зыялы һәм бик матур парга сокланып туймассың! Александр Никошин үзләренә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырганда да дулкынлануларын башкалардан яшерергә тырышып тыйнак кына елмайды алар.Бәйрәмгә килүчеләрне татар телендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов котлады. Ул Базарлы Матактан быел алтын туйларын билгеләп үткән Флүсә һәм Шәрифулла Мөхәммәтҗановлар, Чуаш Кичүеннән бергә егерме биш ел яшәгән Лилия белән Риназ Шәйхетдиновлар гаиләләрен Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән сөендерде. ӘЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина икенче баласын – кызы Камиләне тапкан Гөлүсә Зәйдуллинаны бүләкләде (әтиләре килә алмаган, эштә икән). Шуннан соң бәйрәм-не район үзешчәннәре концерты дәвам итте. Җылы кояш, паркның саф һавасы бәйрәмгә килүчеләрнең кәефен күтәрүгә үз өлешен кертте, билгеле. Ә бала-чага шундагы уен комплексында чыр-чу килеп рәхәтләнде.