8 июльдә Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында татар артистлары катнашында зур концерт булды. 35 һәм 50 ел тату гомер кичергән, төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт куйган, лаеклы балалар тәрбияләгән һәм хәзер оныкларын үстерергә ярдәм итүче парлар зур игътибарга һәм хөрмәткә лаек булдылар.
Алар-Регина һәм Мәгъсүм Шәриповлар, Сәйлә һәм Рим Ямалиевлар, Фиалка һәм Ирек Әхмәтовлар, Әлфия һәм Фердинанд Нәбиуллиннар, Гүзәл һәм Петр Бойчук. Аларның исемнәре районның “алтын мактау китабына” кертелде. Бу көнне барлык юбилярлар да җитәкчеләрдән һәм якыннарыннан котлаулар кабул иттеләр. Бу бәйрәмнең символы буларак барысына да ромашка бәйләмнәре бүләк ителде.