Яшәү мәгънәсен тою өчен гаилә кирәк

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

8 июль көнне шәһәребезнен М. Җәлил исемендәге паркта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы уздырылды. Районыбызда 45, 50, 55 ел һәм аннан да озаграк бергә гомер иткән берничә гаилә чакырылган иде. Юбилярларны туганнары, балалары, дуслары котлап бүләкләр һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  символы булган ак ромашка чәчәкләре, бүләкләр тапшырдылар. Әлеге бәйрәмдә сәләтле, талантлы, спортта зур уңышларга ирешкән күп балалар тәрбияләгән гаиләләрне дә билгеләп үттеләр. Шәһәребездәге гаилә бәйрәме үзешчән артистлар, «Рябинушка» фольклор ансамбле, район җырчылалары чыгышы белән үрелеп барды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева район башлыгы Айдар Салахов исеменнән бәйрәмгә килгән халыкны тәбрикләде. Бәйрәмнең иң кульминацион ноктасы Нурия ханым һәм Илдус Газизовларга  «Тугрылык һәм мәхәббәт өчен» медале, диплом, кыйммәтле бүләк һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшыру булды.  Әлеге бүләкне Анна Куприянова һәм Нэля Бикеева тапшырдылар. Бу үрнәкле гаилә, хәзерге көндә дә бер-берсен хөрмәт итеп, узара таяныч булып яшәүче гаилә турында районыбызда белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Матур булып кала белгән шундый парларга карыйсың да яшәүнең мәгънәсен тоясың.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International