8 июль - гаилә, мәхәббәт,тугрылык көне уңаеннан Актаныш районы ЗАГС бүлеге 55 ел бергә яшәгән парның зөбәрҗәт туен билгеләп үтте

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Бәйрәм тантанасында нәкъ 8 июль көнендә үзләренең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтуче парыбыз Гергий Яков улы һәм Роза Әсләх кызына 55 еллык гомер бәйрәмнәре уңаеннан район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф.Нурлыева район Башлыгы Э.Н.Фаттаховның котлау хатын, истәлек бүләкләрен тапшырды.

Ә иң зур бүләкләр йөрәк җылысы белән әйтелгән балалар, оныкларының котлавы иде. Кичәне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева һәр юбиляр турында эчтәлекле сөйләү белән алып барды. Юбилярларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр сәламнәрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International