19 елның 6 августында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быел 4 нче пар игезәкләр теркәлде! Тәсим Руслан һәм Майя гаиләсен искиткеч, тантаналы һәм гадәти булмаган вакыйга - игезәкләр туу белән котлыйбыз!
Юбилярларны котларга «Рябинушка» ансамбле солистлары, Ульянково авыл җирлеге башлыгы, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева килгән иде. Котлаулардан соң юбилярлар, үзләренең тарихлары белән таныштырдылар.
2019 елның 6 августында Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елда туган 500нче баланы тантаналы рәвештә теркәү тантанасы узды. Бу бәхетле кыз – Мирослава исемле, ул 2019 елның 2 августында Татьяна Валерьевна һәм Максим Владимирович Куркиннар гаиләсендә дөньяга килә. Мирослава Максим һәм Татьяна гаиләсендә беренче бала.
2019 елның 6 августында Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә Ирина Николаевна һәм Олег Борисович Петрухиннар гаиләсендә алтынчы бала туу теркәлде. Бу гаиләдә өч кыз - Валерия, Кристина, Анна һәм ике малай - Кирилл һәм Иван бар иде инде. Хәзер бу күп балалы гаиләдә кызлар һәм малайлар саны тигезләште.
Тормыш сукмакларыннан бик күп еллар кулга-кул тотынышып атлау- олы бәхет тә, шул ул вакытта җаваплык, зур торышлык та. Биектау районында шундый бердәм, тату гаиләләрнең күп булуы сөендерә. Биектау станциясендә яшәүче Юрий Павлович белән Нина Александровна Тимохиннар әле күптән түгел генә бергә гомер итүләренең 50 елык юбилеен билгеләп үттеләр.
«Нык семья» федераль проект кысаларында Кама Тамагы муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Халикова Елена Тудимир кызы яшь әнине кызы туу белән котлады. Хәлил Радик һәм Ләйсән Сагдиевлар гаиләсендә өченче бала.
Танатаналы рәвештә кияү кәләшкә тәгъдим ясады. Унай жавап алгач, ярәшу йоласы буенча, никах көне сайланды. Яшь парларга туйга чакыру тапшырылды, шулай ук электрон рәвештә гариза бирү тәртипләре аңлатылды.
Август – җәйнең соңгы ае, яллар вакыты. Ул яшеллек һәм төрле төсләргә, кошлар җырына, яхшы һава торышына, җиләк-җимешкә бик бай чор. Август аенда гаилә кору да халыкта яхшы билге санала. Гаилә тотрыклы һәм нык, мәхәббәт мәңгелек булырга вәгъдә итә.
2019 нчы елның 3 нче август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə яшь парлар өчен туй алды киңəшлəре бирү очрашуы үтте.
Арча шәһәрендә бриллиант юбилярларны хөрмәтләүгә багышланган матур чара узды! Даян Габделхәевичбелән Эльмира Әсхәдовна Шакировлар 60 ел бергә гомер итәләр.60 ел- бергә күпме юл узылган, авырлыклары да булган, җиңүләр дә, ләкин шунысы мөһим, бергә озын, матур һәм бәхетле гомер итә алар.