2019 нчы елның 3 нче август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə яшь парлар өчен туй алды киңəшлəре бирү очрашуы үтте.
ГХАТ Идарəсендə никах теркəү тантанасы – туй көненең иң мөһим өлешлəренең берсе. Тантана иркен, динамик рəвештə һəм маҗараларсыз үтергə тиеш. Нəкъ менə шуның өчен ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре яшьлəргə тантананың һəр өлешен бүлеклəп аңлаталар һəм Идарəде үзеңне тоту тəртибен җиткерəлəр.