Август – туйлар өчен иң яхшы вакыт

2019 елның 4 августы, якшәмбе

Август – җәйнең соңгы ае, яллар вакыты. Ул яшеллек һәм төрле төсләргә, кошлар җырына, яхшы һава торышына, җиләк-җимешкә бик бай чор. Август аенда гаилә кору да халыкта яхшы билге санала. Гаилә тотрыклы һәм нык, мәхәббәт мәңгелек булырга вәгъдә итә.

Җәйнең соңгы аеның беренче көннәрендә Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә 15 пар язылышты, бу күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда күбрәк. Яшь парларга бәхет һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International