«Нык семья» федераль проект кысаларында Кама Тамагы муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Халикова Елена Тудимир кызы яшь әнине кызы туу белән котлады. Хәлил Радик һәм Ләйсән Сагдиевлар гаиләсендә өченче бала. Бала тууны тантаналы теркәү-Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә күптәнге матур традиция. «Бала туу-иң шатлыклы вакыйга. Сезгә сабырлык, сәламәтлек телим», - дип яшьләрнең шатлыгын уртаклашты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова.