2019 елның 6 августында Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елда туган 500нче баланы тантаналы рәвештә теркәү тантанасы узды. Бу бәхетле кыз – Мирослава исемле, ул 2019 елның 2 августында Татьяна Валерьевна һәм Максим Владимирович Куркиннар гаиләсендә дөньяга килә. Мирослава Максим һәм Татьяна гаиләсендә беренче бала.
ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле әти-әнине яңа туган сабыйлары белән котладылар, әти-әни дигән горур исемгә тап төшермәүләрен, кызларының уңышлары белән хозурлануларын, ә сабыйга ныклы сәламәтлек һәм дөньяны танып белүдә уңышлар теләделәр, беренче документ – туу турында таныклык бирделәр. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.