Бөгелмәнең Петрухиннар гаиләсендә – алтынчы бала

2019 елның 6 августы, сишәмбе

2019 елның 6 августында Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә Ирина Николаевна һәм Олег Борисович Петрухиннар гаиләсендә алтынчы бала туу теркәлде. Бу гаиләдә өч кыз - Валерия, Кристина, Анна һәм ике малай - Кирилл һәм Иван бар иде инде. Хәзер бу күп балалы гаиләдә кызлар һәм малайлар саны тигезләште. 2019 елның 1 августында Бөгелмә шәһәренең бала тудыру йортында туган кече улларын әти-әнисе Александр дип атадылар. Грек теленнән тәрҗемә иткәндә, Александр исеме - сакчы дигәнне аңлата.
ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата-анага Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты, уллары туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар һәм тату гаиләгә ныклы сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International