Юбилярларны котларга «Рябинушка» ансамбле солистлары, Ульянково авыл җирлеге башлыгы, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева килгән иде. Котлаулардан соң юбилярлар, үзләренең тарихлары белән таныштырдылар. Александр Петрович һәм Нина Яковлевна тумышы белән Ульянково авылыннан булсалар да, мәхәббәт тарихлары Олы Кайбычта башлана. Нина Яковлевна балалар бакчасында, Александр Петрович почтада элемтәче булып эшләгән вакытлар. «Почта яныннан берничә тапкыр узгалап йөргәч, мин аны күреп алдым ", - дип искә төшерә Александр Петрович. 19 гыйнвар көнне, Крещение бәйрәмендә алар гаилә кырып җибәрәләр. Ул көнне Ульяновкада биш туй була. Башта фатирда яшиләр, аннары яңа почта бинасын төзегәч, аларга иске почта бинасында бүлмә бирәләр. Кайбычта кызлары Люся, Оля дөньяга килә. 1962 елдан Александр Ульянковтода электромонтер булып эшли башлый һәм ике елдан соң алар бирегә яшәргә күчеп килә. Ул елны бу авылда электр барлыкка килә. Нина Яковлевна медпунктта җыештыручы булып эшли башлый. Дүрт елдан соң яңа йорт салып чыгалар, тагын бер елдан яңа өйне тулыландырып өченче кызлары Надя дөньяга килә.
Көндәлек мәшәкатьләр гаиләне тагын да ныграк берләштерә. Кайсаровлар гаиләсе матур, уңган кызлар тәрбияләп үстереп. Аларны олы тормыш юлына озаталар. Бүгенге көндә өч онык, биш оныкчык әби белән бабаларының куандырып яшиләр. Алар үзләре, балалары, оныклары Һәм оныкчыклары саклаган тыныч гаилә бәхете мөмкин кадәр озаграк дәвам итсен иде.