ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Көз - туйларга бай чор диеп электән килгән сынамыш. Дөреслеккә килә торган сүзләр бу. Чөнки ни дисәләрдә, сентябрь аенда яңа ел башланган. Сынамышлар буенча – көз аенда табигать белән кешеләр тормышы дә үзгәрә. Чынлап та көз көнне һәрберебез үзгәреш кетәбез. 

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре 2019 елның сентябрь аенда туучылар санына йомгак ясадылар һәм яңа туган балалар өчен иң популяр исемнәрне атадылар.

Тормышыбызның төп чорлары-гаилә төзү, балалар туу һәм, ничек кенә моңсу, аерылышу һәм үлем – болар барысы да Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан теркәлә.

Васильево шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитетында Нигматуллин Фәрит Зәйнулла улы һәм Әлфия Кәлим кызының бергә гомер итүләренә 55 ел тулу уңаеннан тантаналы чара булып узды.


29
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

Тату гаилә – бәхетле гаилә, дигән әйтем бар безнең халыкта. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү, бер-береңә юл бирә белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә.  Чирмешәндә гомер итүче гаилэлэр гомерне бит еллар билгеләми дилэр. Яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яшиләр. Бар нәрсәләре җитеш, тормышлары түгәрәк аларның.

Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2019 елның  август аенда Әлмәт шәһәрендә 173 бала дөньяга килде. Алар арасында 95 малай, 78 кыз.

«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге 2019 елның өченче кварталына нәтиҗәләр ясады. Узып киткән өч ай Лениногорск районына 180 яшь граждан бүләк итте, шуларның 89 кыз һәм 91 ир бала.

26-28 сентябрь көннәрендә Яңа Чишмә районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре арасында хатын-кызлар волейбол ярышларының зона этабы узды. Биектау муниципаль районы командасы составында Биектау ГХАТ бүлеге белгече Талия Җамалиева да бар иде.


28
сентябрь, 2019 ел
шимбә

2019 нчы елның 28 нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə яшь парлар өчен туй алды киңəшлəре бирү очрашуы үтте.

2019 елның 28 нче сентябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə гадəттəгечə шимбə көнне үтə торган «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International