50 ел бергә гомер иткән алтын парларны бу конне «Ильвина» ресторанына җыйдылар. Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар, Салым инспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары Никиташин А.Г. һәм Татарстан Республикасының министрлар Кабинетынын ЗАГС идарәсе җитәкчесе Нигматуллина Г.Р. катнашты.
Октябрьнең беренче көнендә өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараеның әйдәп баручы белгече Танчулпан Гайнетдинова Журавлевлар гаиләсен алтын туйлары белән котлады.
2019 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов тарафыннан милләтара һәм конфессиональара мәсьәләләр буенча советның чираттагы утырышы уздырылды. Шулай ук туган телләрдә белем бирүне оештыру, Чистай благочиниесенең, таҗик диаспорасының, керәшен милли-мәдәни үзәгенең социаль эшчәнлеге турында фикер алыштылар.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 500 нче пар теркәлде. Ирле – хатынлы Черновлар-Яшел Үзән шәһәрендә яшәүчеләр. Никахлашу ритуалын алып баручы юбилей парын чын күңелдән котлады, яшьләргә бәхет, нык мәхәббәт теләде, никахлашу турында таныклык тапшырды.
Халыкара өлкәннәр көне – барыбыз өчен дә зур бәйрәм, ул буыннарның бердәмлеген һәм дәвамчанлыгын, чорлар бәйләнешен гәүдәләндерүче үзенчәлекле бәйрәм. Анда хөрмәт һәм мәхәббәт.
Һәр көздә шәһәрнең ГХАТ Идарәсе гүзәл ханымнарны ГХАТ стеналарына чакыра – бу урында һәркем үзенең бер өлешен калдырган, гаилә корып, кайгы белән очрашкан кешеләргә ярдәм итеп эшләгән!
Никахлашу сарае залында шундый исем астындагы тематик кичә уздырылды. Чара телевизион ток-шоу рәвешендә оештырылды. Чакырылган гаиләләр үзләренең гаилә бәхете серләре белән уртаклаштылар.
Агымдагы елның сентябрь аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 23 туу очрагы теркәлгән: елның тугызынчы ае районыбызга 13 малай һәм 10 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның алтысы – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, бишесе – икенче, сигезе– өченче, 4 бала – дүртенче булып аваз салган. Иң яшь әнигә 21, ә иң яшь әтигә 23 тулган. Иң өлкән әнигә 40, иң өлкән әтигә – 41яшь.
Спорт кеше тормышында төп рольләрнең берсен уйный. Ул яшьләр арасында да, өлкәннәр арасында да бик популяр, чөнки спорт үзен формада тотарга, матур, төз, үз-үзенә һәм мөмкинлекләренә ышанычлы булырга ярдәм итә. Ул шатлык китерә, сәламәтлекне ныгыта, сабырлыкны үстерә. Нәкъ менә шуңа күрә, Азнакай районында спортны актив үстерүгә зур игътибар бирелә.
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге «Эко-осень 2019» акциясендә катнашты. ГХАТ бүлеге коллективы никахлашу сарае янындагы мәйданны тәртипкә китерде.