ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 21 ноябрендә район Советының утырышлар залында тантаналы шартларда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Аныңңа өч гаилә ия булды.

2019 елның 21 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә тантаналы рәвештә ана капиталына дәүләт сертификатлары тапшырылды.

2019 нчы елның 21 нче ноябрендә  Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узды. 453,026 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәменә 17 гаилә ия булды. Ел башыннан Мамадыш районында бу бәхет барлыгы 2930 гаиләгә тәтегән.

Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле, Ютазы районында 1535, ә агымдагы елның  ун аенда 71 сертификат тапшырылган. Менә бүген дә гражданлык актларын теркәү залында районыбызның өч әнисенә якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан, ана сертификатлары тапшырдылар. Алар Бәйрәкә авылыннан Миләүшә һәм Айрат Сабирҗановлар, Урыссудан Наталья һәм Ильшат Фәттаховлар, шулай ук Урыссудан Айсылу һәм Александр Золотухиннар.

21 ноябрь көнне, Әниләр көне алдыннан Никахлашу сараенда тантаналы рәвештә өч гаиләгә ана (гаилә) капиталына сертификат тапшырылды.

Нәкъ  илле ел элек 13 ноябрь көнне Урыссуда яшәүче Әнвәр һәм Эльза Мусиннар тормышларын бергә бәйләгәннәр. Бүген алар үзләренең алтын туйларын билгеләп узалар. Әнвәр абый белән Эльза апа Әбсәләм авылында танышалар.

Әлмәт муниципаль районы республика районнары арасында туучылар санының югары күрсәткечләре белән билгеләнгән. Уңай демографик хәл шулай ук федераль һәм республика дәрәҗәсендә күрсәтелә торган дәүләт стимуллаштыру чаралары белән дә бәйле. 12 ел дәвамында, ана капиталы кебек гаиләләргә дәүләт ярдәменең шундый формасы сабыйларның һәм аларның әти-әниләренең тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән.

Әлеге чарага 60 ел бергә гомер иткән бриллиант парлар чакырылган иде Юбилярларга Казан шәһәре мэры И.Р. Метшин исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды. Чараның хөрмәтле кунаклары Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы урынбасары Ренат Харис улы Әхмәтҗанов булды.

Әниләр көне уңаеннан район мәдәният йортында узган тантанада асыл затларыбыз – әниләр хөрмәтләнде. Районыбызның төрле коллективларында хезмәт куючы, балаларын чын кешеләр итеп тәрбияләү өчен көчләрен, күңел җылыларын кызганмаучы ханымнарны, күп балалы аналарны, әле яңарак кына нарасыйларын кулына алган әниләрне район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әһлиуллин котлады, җылы теләкләрен җиткерде.

2019 елның 21 ноябрендә, Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында, Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә бәйрәм программасы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International