Әниләр көне алдыннан Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тапшыру тантанасы узды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 21 нче ноябрендә  Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасы узды. 453,026 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәменә 17 гаилә ия булды. Ел башыннан Мамадыш районында бу бәхет барлыгы 2930 гаиләгә тәтегән.

Бәхетле әти-әниләрне район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов тәбрикләде, бүләкләр тапшырды.

Җирле пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәнов гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларына саулык, бәхетле гомер теләде. Ул үз чиратында сертификатның законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсирләп сөйләде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова ата-аналарга җылы теләкләрен җиткерде, бәхетле мул тормыш теләде.

Сертификатка ия булган иң яшь ана -  21 яшьлек Гөлсирин Клинова, иң өлкән һәм «бай» әни – 40 яшьлек Гөлия Кабирова. Сертификатны ул дүртенче баласы туу сәбәпле алырга килгән.

Бәйрәмне «Ихлас» ансамбле һәм Зөлфия Никифорова башкаруында яңгыраган матур җырлар бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International