Чирмешән районында ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 21 ноябрендә район Советының утырышлар залында тантаналы шартларда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Аныңңа өч гаилә ия булды.

Ана (гаилә) капиталына сертификатларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды, ул бәхетле әниләрне балалары туу белән котлады, Чирмешән районы үсешенә генә түгел, ә республика үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Пенсия фонды клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Ирина Разукова һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлназ Закирова шулай ук әти-әниләрне балалары туу белән котладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International