Биектау районы ГХАТ бүлегендә Усады авылында яшәүче Николаевлар Евгений һәм Надежда гаиләсе сегезенче балаларын теркәделәр, кызга матур рус исеме Любовь дип куштылар . Кече сеңелләрен өйдә баш апасы һәм ике абыйсы көтте.
Коронавирус йогышын (2019-nCoV) таратмау буенча чаралар күрү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе гражданнарны кабул итүнең вакытлыча чикләнүе турында хәбәр итә;
65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны һәм хроник авырулар булган затларны үз-үзеңне изоляцияләү режимына бәйле рәвештә өйләреннән чыгудан тыелып калуларын сорый;
мөрәҗәгатьләрне язма рәвештә Татарстан Республикасы ГХАТ органнарының электрон почталарына җибәрергә киңәш итә.
30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән сораулар буенча әзер документлар бирү өчен генә эшләячәк. Яңа документлар кабул ителмәячәк.
25.03.2020 Алексеевск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Алексеевск районы тудыру бүлегендә быел беренче барлыкка килгән сабый теркәлде. Баланың әти-әнисенә ТАССР ның 100 еллыгына багышланган истәлекле медаль һәм бүләкне Алексеевск муниципаль район башлыгы урынбасары Галина Белова һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Энҗе Суниева тапшырды.
2020 нче елның 23 нче мартында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Плоховлар гаиләсе Петр улы Александр һәм Николай кызы Анастасия 50 ел бергә гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларның гаиләсе хөрмәткә лаек һәм яшь буын өчен үрнәк булып тора. Бу гаиләдә татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Шунысы сокландыра балалары һәм оныклары олыларның бер-берсенә карата булган хөрмәтне һәм яратуларын күрә белүләрендә.
2020 елнын 21 март көнне Евграфов Юрий Владислав улы һәм Анастасия Олег кызы гаиләсендә беренче бала туган, кыз балага матур Ева исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, аларга баланың беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Ул «Көчле гаилә мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында узды һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, районда демография хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән иде. Ульянково мәдәният йортында узган чарага район җирлекләреннән ун күп балалы гаилә чакырылган иде. Чарада шулай ук социаль яклау бүлеге, ЗАГС бүлеге, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге дә катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы № 208 «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуын булдырмау чаралары турында» Карары һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының 2020 елның 20 мартындагы № 12/32350-ДН хаты нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең ГХАТ органнары үткәрә торган чараларда катнашучылар санын чикләү кирәклеге турында хәбәр итә (ГХАТ органы хезмәткәрен дә кертеп, 10 кешедән артык түгел).
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә, Республика территориясендә кертелгән санитар-эпидемиологик режим белән, яшь парларга туй тантанасында катнашучылар санын 10 кешегә кадәр (регистраторны да кертеп) чикләргә тәкъдим иттеләр.
2020 елның 23 мартында Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан игезәкләр туу теркәлде. Сигез бала анасы Мария Петровна Юшкова кызларны матур исемнәр белән атады: Анна һәм Анастасия.