Кайбыч гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү үзәге «Гаилә – халыкның рухи һәм әхлакый кыйммәтләрен саклаучы" дигән семинар уздырды

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Ул «Көчле гаилә мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында узды һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, районда  демография хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән иде. Ульянково мәдәният йортында узган чарага район җирлекләреннән ун күп балалы гаилә чакырылган иде. Чарада шулай ук социаль яклау бүлеге, ЗАГС бүлеге, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге дә катнашты. Күп балалы әти-әниләр алып баручыларның сорауларына җавап бирделәр, шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, биремнәрне үтәделәр. Үзләренең талантларын һәм гаилә казанышлары белән таныштырдылар. Йомгаклау биреме - «Бәхетле гаилә» плакатын ясауны- барлык гаилә әгъзалары белән бергә үтәделәр. Конкурсны оештыручылар семинарда катнашучыларга рәхмәт белдереп , истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International