Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә, Республика территориясендә кертелгән санитар-эпидемиологик режим белән, яшь парларга туй тантанасында катнашучылар санын 10 кешегә кадәр (регистраторны да кертеп) чикләргә тәкъдим иттеләр.
Түбән Кама яшь парлары киңәшләренә аңлап карадылар һәм хәзер шау-шу куптарган туйлар урынына камера форматында матур тантаналар үткәрәләр. Учреждениедә кунаклар өчен махсус чакыру эшләнде, алар тантананың кунаклары ЗАГС бинасына кергәндә күрсәтәләр. ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре профилактик чаралар үтиләр һәм билгеләнгән карантин режимны тәэмин итүгә җитди карыйлар.
Яшь парларга рәхмәт белдерәбез, алар килеп туган һәм безнең белән бәйле булмаган ситуациягә аңлап карадылар. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!