Татарстанда КФҮ гражданнарны кабул итү шартларын вакытлыча үзгәртә

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән сораулар буенча әзер документлар бирү өчен генә эшләячәк. Яңа документлар кабул ителмәячәк.

Мондый карар Россия Президенты Владимир Путинның «РФдә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»гы Указы нигезендә, коронавирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде. Гадәти режимда учреждениенең Колл-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8(843) 222-06-20 телефоны буенча кирәкле консультацияне күрсәтәчәкләр.

Россиядә билгеләнгән ял атнасы вакытында КФҮләрдә документларны кабул итүне туктату карары, барыннан да элек, үзәкләргә килүчеләрне вируска каршы саклау зарурлыгына бәйле. Бу көннәргә кадәр КФҮнең шәһәр офислары көненә 1000гә якын кешене кабул иткән. Хәзер килүчеләр саны 20% ка арткан.

Исегезгә төшерәбез, беренче чиратта кирәкле хезмәтләрне (паспорт, машина йөртү таныклыгы, төрле белешмәләр алу кебек) алу өчен мөрәҗәгатьләрне дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Шул ук вакытта мондый хезмәтләр өчен КФҮләргә мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International