Югары Ослан муниципаль районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

2020 нче елның 23 нче мартында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының  Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Плоховлар гаиләсе  Петр улы Александр  һәм Николай кызы Анастасия 50 ел бергә гомер итүләрен, алтын туйларын билгеләп үттеләр. Аларның гаиләсе хөрмәткә лаек һәм яшь буын өчен үрнәк булып тора. Бу гаиләдә татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Шунысы  сокландыра балалары һәм оныклары  олыларның  бер-берсенә карата булган  хөрмәтне һәм яратуларын  күрә белүләрендә.

Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы уңаеннан Плоховлар гаиләсенең исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары»  китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге баш белгече Эльвира Яруллина юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International