Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы № 208 «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуын булдырмау чаралары турында» Карары һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының 2020 елның 20 мартындагы № 12/32350-ДН хаты нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең ГХАТ органнары үткәрә торган чараларда катнашучылар санын чикләү кирәклеге турында хәбәр итә (ГХАТ органы хезмәткәрен дә кертеп, 10 кешедән артык түгел).
Никахны тантаналы шартларда теркәргә теләүчеләргә аны соңрак вакытка күчерергә киңәш ителә.
Никахлашуны, шулай ук тууны дәүләт теркәвенә алу буенча күчмә чаралар, гаилә тормышы юбилярларын котлау һәм хөрмәтләү буенча вакытлыча чикләүләр кертелә.
Җәмәгать урыннарында булганда коронавирусны профилактикалау кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында исегезгә төшерәбез.