Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 500 бала туу турында акт теркәлде

2020 елның 24 марты, сишәмбе

2020 елнын 21 март көнне Евграфов Юрий Владислав улы һәм  Анастасия Олег кызы гаиләсендә беренче бала туган, кыз балага матур Ева исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, аларга баланың  беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты  Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз.  Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай акыллы-тәүфиклы, зирәк-оста кеше булыр өчен туганлыгына шатланабыз.  Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International