ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кайбычта Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасын каршы алдылар. Бу истәлекле вакыйгага яшь балалы гаиләләрне һәм районның яңа өйләнешкән парларын котладылар. Олы Кайбычтан Динар һәм Екатерина Нуретдиновларга «ТАССРның 100 еллыгы»юбилей медален тапшырдылар.

Арча муниципаль районы Шушмабаш авыл җирлегендә зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Борис Абдулла улы һәм Лилия Сәлим кызы Закировларны өйләренә барып  котладылар. Җирлек башлыгы Сәгыйтов В.В. юбилярларны 55 ел бергә гомер итүләре белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 2020 елның 25 август аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1500 бала туу турында акт теркәлде.

13 август көнне Разапов Амир Радик улы һәм Маргарита Алексей кызы гаиләсендә малай бала туган. Балага матур Радмир исеме кушылды.

2020 елның 27 августында Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү алдыннан Чистай Никахлашу сарае махсус кунаклар – 14 яшькә җиткән Россиянең яшь гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре өчен бик мөһим вакыйга – паспортлар тапшыру буенча ишекләрен ачты.


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

Сапсуевлар гаиләсе Алабуга муниципаль районының бик күп гаиләләреннән сайланган. Бу искиткеч гаилә йөзләгән башка гаиләгә охшаган, һәм шул ук вакытта ул үзенчәлекле. Аның хезмәт сөючәнлеге, оптимизмы, энергиялелеге, иҗади таланты, мәхәббәт һәм хөрмәт, ярдәм һәм үзара аңлашуы белән аерылып тора. Президентны кабул итүгә чакыру гаилә өчен күңелле сюрприз булды, ә чара үзе гомер буе истә калырлык чын бәйрәм булды.

2020 елның 25 августында Республика көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы булып узды. Бу чарада Югары Ослан муниципаль районыннан Карахуҗа авыл җирлегеннән Осяниннар гаиләсе Игорь Александр улы һәм Светлана Александр кызы  катнаштылар.

2020 елның 25 августында Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Әхәтовна исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

Арча муниципаль районы  Яңа Кенәр авыл җирлегендә Минзия Нурислам улы һәм Фәния Мөбәрәк кызы Габдрахмановлар гаиләсен алтын туйлары белән өйләренә барып котладылар. 50 ел бер-берсенә булган хисләрне югалтмыйча авырлыкларны узганда бер-берсенә терәк булып яшәгән Габдрахмановлар бүген балалары уңышларына сөенеп яшиләр. Юбилярлар Арча ГХАТ бүлегенең Дан китабына имзаларын куйдылар һәм аларга ГХАТ бүлеге исеменнән  истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль район башлыгы Нуриев И. Г. исеменнән котлау хаты тапшырылды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше үткәргән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә оештырылган тантаналы кабул итү мәҗлесендә Аксубай районын ирле-хатынлы Еграшкиннар Николай Иванович һәм Елена Ивановна лаеклы тәкъдим иттеләр. Аларның гаиләсе - ике иҗади шәхес, ике туганлык җаны берлеге. Николай Иванович бөтен гомерен педагогик эшкә багышлаган. Ә Елена Ивановна 25 елдан артык Аксубай районы ГХАТ бүлеген җитәкләгән.

25.08.2020 елда Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә ел саен уздырыла торган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International