Арча муниципаль районы Шушмабаш авыл җирлегендә зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Борис Абдулла улы һәм Лилия Сәлим кызы Закировларны өйләренә барып котладылар. Җирлек башлыгы Сәгыйтов В.В. юбилярларны 55 ел бергә гомер итүләре белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
55 бергә тату гомер кичергән юбилярлар балаларының үзләренә булган ихтирамына сөенеп туя алмаса, балалары гаиләдә туганлык җепләренең ныклыгын саклап торучы әти-әниләренең исәнлекләренә шөкер итеп яшиләр.