Әлмәт шәһәрендә 1500 бала туган

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

 2020 елның 25 август аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1500 бала туу турында акт теркәлде.

13 август көнне Разапов Амир Радик улы һәм Маргарита Алексей кызы гаиләсендә малай бала туган. Балага матур Радмир исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, гаилә башлыгына баланың  беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты  Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын, бәхетле булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International