Кайбычта Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасын каршы алдылар. Бу истәлекле вакыйгага яшь балалы гаиләләрне һәм районның яңа өйләнешкән парларын котладылар. Олы Кайбычтан Динар һәм Екатерина Нуретдиновларга «ТАССРның 100 еллыгы»юбилей медален тапшырдылар. Динар-хәрби хезмәткәр, кадет мәктәбен тәмамлаган, тиздән ир белән хатын иренең хезмәт итү урыны буенча Сахалинга юл тотачак. Безнең районда игълан ителгән демография елында Кече Кайбычтан Илмир һәм Алинә Һашигуллиннар биш мең сумлык сертификатка ия булдылар. Аларның беренче балалары туды. Илмир – «Алтын Нива» агрофирмасында инженер, Алинә - «Өмет»комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече. Олы Кайбычтан Алексей һәм Айсылу Калашниковлар гаиләсе дә шундый ук сертификатка лаек булды, аларның икенче балалары туды. Алексей – Татавтодорның Кайбыч участогында, Айсылу Кошман балалар бакчасы мөдире булып эшли. Чүти авылыннан Алексей Митрофанов һәм Ландыш Зиннәтҗановага балалар коляскасы бүләк иттеләр, аларның өченче балалары туды. Ел башыннан бирле 11 Кайбыч гаиләсе коляскага ия булды. Бишенче бала Олы Кайбыч авылыннан Айдар һәм Эльвина Халиковлар гаиләсендә туа. Алар 20 мең сумлык сертификат алдылар. Начало формы