Балтач районының Камалиевлар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү мәҗлесендә

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

2020 елның 25 августында Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Әхәтовна исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Очрашуга республиканың төрле районнарыннан 48 гаилә чакырылган иде. Татарстан Республикасы көне алдыннан иң яхшы гаиләләрне Казан Кремленең матур залына чакыру ТР Президенты һәм аның хатыны ягыннан күркәм традициягә әверелде. Бу гаиләләр иң яхшылары гына түгел, ә алар үрнәгендә туган якларын, районны, республиканы һәм тулаем илебезне үстерүгә керткән өлешләрен күрәбез. Шундый чакыруны районыбыздан Рүзәл Гарәфетдин улы һәм Наилә Нургаяз кызы Камалиевлар гаиләсе дә алды. Бу гаиләнең үзенчәлеге-бердәмлек, намуслылык,үзара аңлашу . Үз гомерләрен иң кешелекле һөнәргә багышладылар - алар табиблар. Хезмәттәшләре белән дустанә мөнәсәбәтләр корып, эштә профессионализм, һәр пациентка игътибарлы караш күрсәтеп, ирле-хатынлы Камалиевлар хезмәттәшләренең һәм пациентларының хөрмәтенә лаек булдылар. Алар тырыш, уңган уллар тәрбияләп үстергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International