2020 елның 25 августында Республика көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы булып узды. Бу чарада Югары Ослан муниципаль районыннан Карахуҗа авыл җирлегеннән Осяниннар гаиләсе Игорь Александр улы һәм Светлана Александр кызы катнаштылар.
Ирле-хатынлы Игорь һәм Светлана Осяниннар үзләренең хезмәт эшчәнлеген мәгариф системасына багышладылар.Игорь Александр улы1995 елда Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаганнан соң, инглиз теле, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы белгечлеге буенча туган авылына әйләнеп кайта. Ул «Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе»муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең инглиз теле укытучысы булып эшли. Шулай ук «Спорт мәктәбе»муниципаль бюджет учреждениесенең гер спорты буенча тренеры булып эшли. Игорь Осянин үзенең әтисе һәм әбисе үрнәгендә укытучы була һәм әлеге исемне егерме елдан артык лаеклы рәвештә алып бара, балаларга үз белемнәрен бирә.
Тормыш иптәше Светлана 1996 елда башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча Арча педагогика училищесын, ә 2004 елда рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаган. 24 елдан артык «Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе»муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең башлангыч сыйныфлар һәм рус теле укытучысы булып эшли.
Алар тормышында гаилә һәрвакыт иң зур хәзинә булды һәм шулай булып кала да. Ирле-хатынлы Осяниннар лаеклы рәвештә ике бала тәрбияләп үстерделәр. Улы Максим -Казан дәүләт консерваториясе студенты. Кызы Екатерина-Казан дәүләт медицина университеты студенты. Авылдашлары, шулай ук район халкы арасында бу гаилә лаеклы абруй һәм зур хөрмәт казана.