ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Шәяздановлар гаиләсен котладылар. Бүген Артур Альберт улы һәм Лиана Рөстәм кызы 10 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бәхетле әти белән әни Өтернәс авылында яшәүче Гөлназ белән Дилүс Зариповлар. Бәхетле гаиләне тагын да тулыландырып, үсеп килүче ике кызлары Динә белән Адилә  янына кечкенә уллары Данир да өстәлде.

21 – 23 сентябрьдә башкарма комитетның ГХАТ бүлегенең әйдәп баручы белгече Светлана Александровна Иванова Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы буенча «Гражданлык хәле актларын теркәү» темасы буенча укулар уздырды.

Чираттагы тапкыр Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре никахлашу сарае базасында Чистай шәһәре «16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрделәр.

      Иске Шәйморза авылында гомер итүче Солтания Әдиҗан кызы Әхтәмова 24 сентябрь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле дата белән аны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Бикчуров котлады. Ул юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Иң изге теләкләр теләде.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Вильданов Рәшит Кыям улы белән Камил кызы Асия гаиләсен «рубин туйлары» белән котлау тантанасы узды.

Муниципаль хезмәт турындагы Федераль закон хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү хокукын һәм бурычларын билгели. Кирәкле белемнәр, күнекмәләр алу, аларны тиешле дәрәҗәдә тоту һәм һөнәри осталыкка омтылу барлык муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт вазифасы булып тора.


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Мәскәүдә «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Экспертлар онлайн-форматта гаиләләрнең портфолиоларын, аларның визит карточкаларын һәм туган якның социаль тормышында катнашуларын бәяләделәр. Конкурста барлыгы 3 меңгә якын Россия гаиләсе катнашты.

Арча муниципаль районы  Шушмабаш авыл җирлегендә Зәйнәгетдин Сәләхетдин улы һәм Хәҗәрбикә Фаяз кызы Сәләхетдиновлар гаиләсен алтын туйлары белән өйләренә барып котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International