Буген, 2020 елның 24 сентярендэ, Байлар Сабасы районы узәк хастаханәсенең тудыру бүлегендә 100нче булып туган сабыйны тантаналы шартларда өенә озаттылар

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Бәхетле әти белән әни Өтернәс авылында яшәүче Гөлназ белән Дилүс Зариповлар. Бәхетле гаиләне тагын да тулыландырып, үсеп килүче ике кызлары Динә белән Адилә  янына кечкенә уллары Данир да өстәлде. Бәби туу шатлыгы белән уртаклашырга Саба муниципаль  районы аппараты җитәкчесе М.Р. Кәримов, ГХАТ булеге  җтәкчесе А.И. Шәйхетдинова, Саба районы хастаханәсенең баш табибы М.Р. Йосыпов һәм ике як эби-бабайлар белэн якын туганнары килгән иде. Кунаклар Зариповлар гаиләсенә истәлекле бүләкләрен тапшырдылар һәм бәхетле, озын гомер, тигезлек, ә сабыйга сәламәтлек, бәхетле киләчәк теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International