Иске Шәйморза авылында гомер итүче Солтания Әдиҗан кызы Әхтәмова 24 сентябрь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле дата белән аны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Бикчуров котлады. Ул юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Иң изге теләкләр теләде.
Солтания Әдиҗан кызы Иске Шәйморза авылында туа һәм үсә. Колхозда эшли. 1954 елда авылдашлары Әнвәр Зәкиҗан улына кияүгә чыга. Ул колхозда электрчы булып эшли.
Тату, бәхетле гаиләдә биш бала туды. Юбилярга бер улын югалтуны кичерергә туры килә. Бүген Солтания апа үзенең кече улы Илсур белән яши. Аның 14 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.