ТР Дәүләт Советы утырышында Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына Юлламасында районыбыздан чакырылган вәкилләр белән берлектә районыбызның күпбалалы иң яшь гаиләсе - Бөрбаш авылыннан дүрт балалы - Рәмзия һәм Илшат Гыйльметдиновлар да катнашты

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Килен кешегә әле нибары 25 яшь кенә. Рөстәм Миңнеханов күркәм яшь гаиләне еллык юлламасында телгә алды, утырышта катнашучыларны алар белән таныштырып үтте.

«Дулкынландыргыч минутлар кичердек бүген»,- ди гаилә башлыгы Илшат. - Искиткеч матур залда Рөстәм Миңнеханов исем-фамилиябезне әйтүгә, утырган җиребездән торып, тулы залга күрендек. Республика җитәкчелегенең яшь гаиләләрне хөрмәтләве өчен зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International