Игезәкләр туу – бик сирәк һәм үзенчәлекле вакыйга, чөнки алар еш тумый һәм бу бөтенләй башка күренеш. 2020 елның 19 ноябрендә Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә 2020 ел башыннан бирле 11нче игезәк пар теркәлде. Лилия һәм Азад Ягубовлар гаиләсендә биш минут аерма белән ике малай туды. Аларга Кәрим һәм Сәлим дип исем куштылар.
Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2 нче пар игезәкләр тууы рәсми рәвештә теркәлде. Икеләтә шатлык! Икеләтә бәхет! Роберт белән Ролан – Мартынов Роман Андрей улы һәм Айгөл Азат кызы гаиләсендә беренче балалар.
18 ноябрьдә Россиядә Кыш Бабайның туган көнен билгеләп үтү кабул ителгән
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы "Җәлил укулары" III Халыкара әдәби конкурсының муниципаль этабында катнашты
2020 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 500 нче номерлы туу турында акт теркәлде. Кечкенә алабугалыны әти-әниләр Михаил дип атадылар.
2020 елның 17 нояберендэ Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре 2020-нче сабыйның тууы теркәлде. 2020 елның 12 нояберендә Манюров Алексей Альберт улы һәм Наталья Анатолий кызы гаиләсендә Егор исемле икенче бала дөньяга килә.
Чистай ГХАТ бүлегендә 2020 елның 17 ноябрендә 500-нче сабыйның тууы дәүләт теркәвенә алынды. Туртыгиннар гаиләсендә Анна исемле кыз туа. Бу-Антон Павлович һәм Екатерина Константиновна гаиләсендә өченче бала. Өйдә апасын өлкән балалар көтә: улы Егор һәм кызы Маша.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» электрон курсы буенча чираттагы дәрес узды
2019 нчы елның 1 нче ноябрендә Әгерҗедә 200 нче нәнинең тууы теркәлде. Дарина исемле кыз 10 нчы ноябрь, Ильнур һәм Гөлнара Багаутдиновлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килде.
2020 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2020 ел башыннан унынчы игезәк пар тууы теркәлде. Ике могҗиза – ике матур малай туды. Бәхетле очрак Мокеевлар Сергей һәм Вера гаиләсендә булды.