Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы "Җәлил укулары" III Халыкара әдәби конкурсының муниципаль этабында катнашты

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Узып баручы 2020 ел безнең республика һәм илебез өчен ике мөһим вакыйга белән билгеләп үтелде.

Бу - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел.

Бу даталарга багышланган күп кенә уй-фикерләрне коронавирус пандемиясе аркасында тулы күләмдә тормышка ашыра алмадык.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе, кулай онлайн-форматны сайлап алып, әлеге юбилей даталарына багышланган истәлекле бәйрәм чараларында катнашуын дәвам итә.

Түбән Кама ГХАТ идарәсе коллективы һәм Түбән Кама районы яшь парлары "Җәлил укулары" дип исемләнгән III Халыкара шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль этабында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International