Игезәкләр туу – бик сирәк һәм үзенчәлекле вакыйга, чөнки алар еш тумый һәм бу бөтенләй башка күренеш. 2020 елның 19 ноябрендә Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә 2020 ел башыннан бирле 11нче игезәк пар теркәлде. Лилия һәм Азад Ягубовлар гаиләсендә биш минут аерма белән ике малай туды. Аларга Кәрим һәм Сәлим дип исем куштылар. Ир белән хатынның ике улы бар инде – өлкәннәре – Исмәгыйль һәм Ибраһим.
Беренче документларны – туу турында таныклыкларны һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын тапшырганда, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле гаиләне бу истәлекле вакыйга белән котладылар, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек теләделәр.