Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2 нче пар игезәкләр тууы рәсми рәвештә теркәлде. Икеләтә шатлык! Икеләтә бәхет! Роберт белән Ролан – Мартынов Роман Андрей улы һәм Айгөл Азат кызы гаиләсендә беренче балалар.
Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата-аналарны игезәкләр туу белән котлап, сабыйларның беренче документларын – туу турындагы таныклык белән Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткасы тапшырдылар.